Новости и премьеры

«Апуш» шәкерте профессиональ актерлар белән бер сәхнәдә!

Яңалыклар
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Куркак батыр» спектаклендә бер рольне «Апуш» шәкерте башкара.
21 ноябрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Куркак батыр» спектакленең премьерасы булды. Биредә «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем шәкерте – Сәйдәш Гарифҗанов остазы Булат Гатауллин белән бергә катнаша, аның яшь чагын – кечкенә Батырны уйный.
«Режиссер – Илсур Казакбаев спектакльгә бала кирәк була, син бит «Апуш»та укытасың диде дә, мин әлеге рольгә Сәйдәшне тәкъдим иттем», – диде Б.Гатауллин.
Сәйдәшне дебюты белән чын күңелдән котлыйбыз!